М. Миңнеголованың социаль челтәрдә урнаштырган рецепт буенча тәмле тәбикмәк.
2 чәй калагы чүпрәне ярты стакан җылымса сөткә салып күпертергә.
0, 7 литр сөтне җылып, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, кабарган чүпрә, 2 стакан манный, 2 стакан он салып тыгызрак итеп камыр ясарга.
Җылы урынга калдырырга.
Камыр күтәрелгәч, ярты литр сөтне (яки су ) кайнарлап камырга коярга, шуңа туглап 2 йомырка кушарга.
Камырны болгатып ярты сәгатьтән пешерергә.Тәбикмәк тәмле була.