Барлык яңалыклар

Кура җиләге яфрагы шифалы

Кура җиләге яфраклары кыйммәтле дару чималы булып тора.

Кура җиләге яфрагы шифалы
Кура җиләге яфрагы шифалы

Яфракларны  күләгәле урында киптерергә. Аннары кәгазь пакетларга салырга. * Ангиналар һәм ялкынсынулар вакытында тамакны кура җиләге яфракларыннан ясалган су төнәтмәләре белән чайкыйлар (1:20). * Кура җиләге яфракларыннан  кайнатма: 2 аш кашыгы вакланган коры чималны 2 стакан кайнап торган су коялар, 5 - 10 минут кайнаталар , бер сәгать торалар һәм сөртәләр, 100-150мл җылы килеш эчәләр. - Кайнатманы ютәлләгәндә какырыкны чыгару чарасы буларак кулланалар. - Бронхит булганда кура җиләге, үги ана яфрагы һәм мәтрүшкә үләне катнашмасыннан кайнатырга яки чәй ясарга киңәш ителә (1 аш кашыгы катнашманы 1 стакан кайнар су белән кайнатып, җылы килеш чәй кебек эчәләр). Бу өлкәннәр өчен рецепт. 15 яшькә кадәрге балаларга ярамый.

Чәйгә кушып эчү дә файдалы.

 

Автор:
Читайте нас: