Барлык яңалыклар

Вак кабак- телне йотарлык

Айгөл Хәйретдинова вак кабакны клярдә кыздырырга өйрәтә. Бик тәмле, файдалы ризык. Өйрәник без дә.

Вак кабак- телне йотарлык
Вак кабак- телне йотарлык

Яшь кабачкины чистартып, 5 см калынлыкта кисәргә, өстенә тоз сибеп 20 минут тотарга.

 Кляр ясау өчен ни кирәк:

-2 йомырка,
-3 кашык майонез,
-сарымсак,
-укроп,
-тәмләткечләр,
-3 кашык он.

Боларны берләштереп бутарга кирәк булыр.

Кабачкины клярда әвәләп кызган табада кыздырырга гына кала.

Ә майонезда укроп,сарымсак кушып соус та ясарга мөмкин. Кыздырылган кабачкига соус өстәп ашарга. Белгәннәрдән өйрәник.


Автор:
Читайте нас: