Барлык яңалыклар

Тәрәзәләргә тузан кунмасын дисәгез

Җәй көннәрендә тәрәзәләрне чиста тоту үзе бер зур эш инде ул. Юганның икенче көнендә ук тузан каплап китә. Шулай да тәрәзәләрне озак вакыт чиста итү ысулы бар икән.

Тәрәзәләргә тузан кунмасын дисәгез
Тәрәзәләргә тузан кунмасын дисәгез

Беренче эш итеп, тәрәзәләрне юарга кирәк. Ары таба махсус состав әзерләргә кирәк булачак. Моның өчен 1 литр җылы суга бер кашык глицерин һәм бер кашык водород перекисе өстәргә кирәк.

Нәтиҗәдә барлыкка килгән эремәне ныклап болгатырга. Болгатканнан соң аңа берничә марганец кристаллары кушыгыз, кристаллар тулысынча эреп беткәнче, тагын күпмедер вакыт болгатыгыз.

Ахырда - микрофибра салфетка белән сөртү генә кирәк булачак. Аны эремәдә чылатып яхшы итеп сыгарга һәм юылган тәрәзә пыялаларын сөртегез.

Мондый ысул белән эшкәртелгәннән соң тәрәзәләр озак вакыт чиста булачак. Пычрак һәм тузан кунмаячак.

Автор:
Читайте нас: