Барлык яңалыклар

Бик тәмле пәрәмәчләр

Һәр хуҗабикәнең яратып пешергән ризыгы була.  Бик оста З. Сәмигуллина серен ача. 

Бик тәмле пәрәмәчләр
Бик тәмле пәрәмәчләр

Ярты литр су һәм сөткә 2 йомырка, кашыкның  өчтән бере- чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз, 120 гр тирәсе маргарин яки сыер мае, он салып йомшак камыр басарга кирәк булыр. Бозау итен суган белән 2 тапкыр итттарткычтан чыгарырга. Аңа тәменчә тоз, борыч өстәргә кирәк.Камыр кабаргач, пәрәмәчләрне ит салып ясап, кызган үсемлек маенда пешерергә кирәк. Иң элек  пәрәмәчнең ачык ягын аска каратыпсалып кыздырырга, аннары аны әйләндереп кыздырырга. Кайбер кеше аны катык салып ашарга да ярата. Тәмле килеп чыга..

Автор:
Читайте нас: