Барлык яңалыклар

Телеңне йотарлык тәбикмәк

 Төрле хуҗабикәнең үз пешерү сере бар. Г. Фәтхулова үз сере белән уртаклаша.

Телеңне йотарлык тәбикмәк
Телеңне йотарлык тәбикмәк

-1 литр сөт;
-2-3 йомырка;
-3-4 аш кашыгы сыек май;
-1 аш калагы шикәр комы;
-1 чәй калагы тоз(өеп түгел);
- 1чәй калагы чүпрә;
- Он;

Чүпрәне ачыту өчен ярты стакан җылы суда чүпрә, 1 чәй калагы шикәр комы, 2-3 аш кашыгы өеп он кушып болгатырга. Яхшылап богатабыз, күбекләнеп күтәрелә.

Җылытылган сөткә йомырка, тоз, әзер әчене, шикәр комы, сыек май, салып болгатабыз, аннары онны акрынлап кына өстәп, куерак кына тәбикмәк камырын әзерләп, җылы урынга 1 сәгатькә  куябыз. Күтәрелеп менә. Болгатмаска.

Кызган табага (беренчесендә табаны майлыйм, калганында юк) салып пешерергә. Ифрат тәмле була. Ашыгыз тәмле булсын.

Автор:
Читайте нас: