250мл.кайнаткан сөт, 10 гр.чүпрә, 80 гр шикәр комы. Боларны бутап 20 минутка өстен каплап тотарга. Аннан соң 2 йомырка, ванилин, 50 гр.атланмай, 2 аш кашыгы үсемлек мае салып камыр басып, җылы урынга куярга. Пешереп карагыз, камыры йомшак. Әзерләгән эчлек салып камыр ашы пешерегез. Табыннарыгыз мул булсын.