Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 апрель , 05:00

Ялларда бавырсак

Ялларда бавырсак пешереп алыйк әле. Тәмле дә, пешерүе җиңел дә.

Ялларда бавырсак
Ялларда бавырсак

Г. Фәтхулова рецепты буенча пешерсәгез бавырсак уңа. 6 йомырканы яхшылап күпертәбез. Аңа 100мл сөт, ярты чәй калагы разрыхлитель, бер аш калагы шикәр комы( тигез итеп), чеметем тоз салабыз һәм аз-азлап иләп он салып, камыр басарга. Камыр йомшак була, шул ук вакытта кулга да ябышмаслык кирәк.
Ярты сәгатьтән, жгут ясап, 3-4 см чамасы кисеп, майда пешерергә. Камырны салганда май кайнар булмасын, ә ул нык суык та булмасын.

Автор:
Читайте нас: