Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 апрель , 04:30

Каен суын саклау өчен

Файдалы эчемлекне җәйгә кадәр саклап калу һәм эсседә куллану өчен  Зинфира Гарифуллина каен сутын консервлау ысулын тәкъдим итә.

Каен суын саклау өчен
Каен суын саклау өчен

Хәзер каен суын җыю вакыты. Бу кыйммәтле табигый продуктта шикәр, органик кислоталар, шулай ук калий, магний, С һәм В витаминнары кебек минераль матдәләр бар.

— Каен суын урманнан кайткач ук яхшы итеп сөзәм һәм, казанга салып, кайнатуга кадәр җиткерәм. Әгәр дә өслектә күбек җыела башласа, мин аны алам. Парда савытларны стерилизацияләү бик кыен булганлыктан, мин моның өчен уксус кулланам. Мин һәр савытны 100 г уксус белән яхшылап юам. Аннары өч литрлы банкага 6 кашык шикәр комы, 2әр телем апельсин һәм лимон һәм  каен ботагы очы (10 см) салырга була.
Су кайнап чыга башлагач,(кайнатмаска), уттан алып һәм банкаларга коярга. Металл капкачлар белән каплап, суынганчы җылы юрган белән каплыйм. Эчемлекне базда сакларга.

 

Автор:
Читайте нас: