Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 апрель , 15:03

Ураза гаетенә тәбикмәк пешерик әле

Манный  кушып бутәмле коймак пешереп карый әле.

Ураза гаетенә тәбикмәк пешерик әле
Ураза гаетенә тәбикмәк пешерик әле

Берәр стакан җылы сөт һәм җылы су алырга. 400г манный ярмасы,10 г чүпрә (дрожжи ),3 аш кашыгы шикәр.
200г он салып, барысын бергә болгап, ярты сәгатькә җылы урынга, азрак кабартырга куябыз.
Ары таба 3 йомырка, 1 чәй калагы тоз,
4 аш кашыгы үсемлек мае, кушып болгап,
1 стакан кайнар сөткә +1чәй калагы сода салып, аз азлап әзер камырга кушып болгап алып, тагын 15 минут чамасы кабартып, коймакны пешерә башларга. Аннары коймакларны,  май белән майларга.

Коймаклар кабарып тәмле булып пешә. Гает коймагы тәмле булсын! 

Автор:
Читайте нас: