Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 апрель , 15:56

Бәйрәмгә бөккән пешерик

Ураза гаетенә тәмле бөккән әзерләү ысулы.

Бәйрәмгә бөккән пешерик
Бәйрәмгә бөккән пешерик

 Камыр өчен: Кефир — 300 мл,
Сода — тулы түгел 1 чәй калагы.
Тоз— тулы түгел 1 чәй калагы.
Шикәр — 1аш кашыгы.
Он— 400-500 грамм.

 Эчлекне күңелегезгә хуш килгәнен әзерләргә мөмкин. Мәсәлән, бераз су кушып кыздырып алынган кәбестә, яисә йомырка белән суган.

 

Ничек пешерергә:

1. Кефирны сода белән болгатырга, 10 минутка калдырырга, тоз һәм шикәp, әкренләп он өстәргә.
2. Йомшак камырны ясагыз.
3. Эчлек әзерләгәнче камырны каплап торырга була.
4. Суганны турагыз,  йомырка, тоз һәм борыч өстәргә. Яки бераз су кушып пешереп , соңыннан суган белән кыздырып алынган кәбестәдән эчлек ясарга.
5. Камырны кисәкләргә бүлеп, һәркайсына эчлек салып , бөккән ясарга. Майда капкач каплап урта утта кыздырыгыз.

Автор:
Читайте нас: