2 йомыркага чеметеп кенә тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы салып бутыйбыз. Савытка 1 стакан сөт, 1 стакан кайнар су өстәргә кирәк. 1 стакан он кушып, яхшылап бутыйбыз. Ахырдан 2 аш кашыгы көнбагыш мае өстәргә кирәк булыр. Табада майда кыздырып алыгыз.
Ялларда чәйләрегез тәмле булсын. Үзе юка, үзе тәмле коймаклар килеп чыгачак.