Кирәк:
500грамм сыер бавыры, 2 зур суган, көнбагыш мае, тәменчә тоз, борыч
Майлы табада вак итеп туралган суганны йомшарганчы кыздырабыз. Суганны алып шул ук табага туралган бавырны салабыз. 1-2 минут кыздырабыз. Суганны янә өстибез. Капкачны ябып 6-10 минут сүрән утта пешерүне дәвам итәбез. Бавыр бик йомшак, тәмле була. Бу ризык файдалы да..