Барлык яңалыклар

Шәп борщ рецепты

Тиешенчә пешереп карыйкчы. Тәмле була, китапча, пешекчеләрчә.

Шәп борщ рецепты
Шәп борщ рецепты

Отышлы булсын өчен өч төрле иттән, тоз салып, шулпа кайнатырга.  Эре мал итен  турарга. Шулпаны сөзер өчен икенче кәстрүлгә коегыз. Табага үсемлек маенда туралган зур баш суган һәм кырылган кишерне кыздырырга. Аерым  уртача зурлыктагы туралган 2 чи чөгендерне кыздырырга.  2 аш кашыгы уксус салырга була (9%лы). Кем әйтмешли, чөгендер төсен югалтмасын һәм борщ кызыл төстә булсын өчен.Сөзелгән шулпага озынчалап туралган бәрәңге, ит һәм табадагы кыздырманы, кабыгыннан чистартылган, шакмаклап туралган бер помидор, ике лавр яфрагын да шулпага салырга. Кәбестә турап салырга. Борщ пешеп чыккач, ике тырнак сарымсакны вак кыргыч аша уып салырга , лавр яфрагын шулпадан алырга мөмкин.

Автор:
Читайте нас: