Камыр өчен:
каймак 180 гр
сода 0,5 ч.к
йомырка 1 шт
сыер мае 100гр
тоз 1 ч.к
он 400 гр
Эчлек өчен:
тавык ите 400 гр
бәрәңге 300 гр
суган 3 шт
тоз 2 ч.к
борыч 1 ч.к
Әзерләү:
Каймакка чәй содасы, йомырка, атланмай, тоз, он салып камыр басарга, бер 15 минутлап камырны савытка салып каплап тотарга. Эчлекне шулай ясарга:
Бәрәңгене турап, тавык итен турап, суган, тоз, борыч салыып бутыйбыз, зуррак шарчыклар әвәләп, өлешләрне ясарга.
180 гр духовканы җылытып 40 минут пешерергә.