Барлык яңалыклар

Бавыр салаты

Тәмле салат ясап якыннарыгызны шатландырыгыз.

Бавыр салаты
Бавыр салаты

Ингредиентлар: Сыер бавыры-0,5 кг, Кишер - 2 данә. Суган 2 данә. Тозлы кыяр уртачасы 3 данә. (200 гр.) Яшел борчак - 1 банка. Тоз, борыч, майонез тәм буенча. Хәзерләү: 1. Бавырны әзер булганчы пешерәбез. 2. Кишерне эре теркада үткәрәбез, суганны чирек боҗра белән кисәбез, башта суганны аз гына майда үтә күренмәлелеккә кадәр кыздырабыз, аннары аңа кишер өстибез һәм тагын 2 минут кыздырабыз. 3. Бавыр һәм кыярны саламлап турыйбыз. 4. Барлык әзерләнгән ингредиентларны савытка салабыз, яшел борчак һәм тәмләткечләр өстибез, майонез кушабыз.

 

Автор:
Читайте нас: