Барлык яңалыклар

Тавыкны камыр эчендә пешер

Розалия Кильметова өйрөткәнчә пешерик әле тавкны. Остадан өйрәнү бик кирәк.

Тавыкны камыр эчендә пешер
Тавыкны камыр эчендә пешер

Ярты килограм тавыкның түш ите, 1 лимон.
Камыр өчен: 4 йомырка, 2 аш кашыгы шулпа, 1 стакан он, тоз, борыч.
Кыздыру өчен 400 мл үсемлек мае. Бу ризыкларны әзерләгәч эшкә тотынабыз.

Тавык итен төеп, озынча тасмалар кисәргә, тоз, борыч, лимон согы сибеп әзерләргә. Йомырканы тугларга, шулпа, тоз салырга,  әзләп  он куша-куша, коймак камырыдай кебек камыр әзерләргә. Калын табада үсемлек мае кыздырырга, тавык кисәген онда әвәләп, аннан камырга манып алырга. Шуны кызган майга салып кыздыра башларга. Ике ягын да пешерергә. Май сеңмәсен өчен, кәгазь тастымалга салырга була. Тәмле була, үзенчә.

Автор:
Читайте нас: