Барлык яңалыклар

Ураза аенда бер савыт витамин ясагыз!

Олылар һәм балалар өчен иммунитетны ныгыту өчен ике катнашма рецепты.Файдалы катнашманы  ураза аенда куллану отышлы.

Ураза аенда бер савыт витамин ясагыз!
Ураза аенда бер савыт витамин ясагыз!

 1) иттарткычтан  1/2 стакан йөзем, 1 стакан әстерхән (грец.) чикләвеге, 0,5 стакан миндаль (кедр чикләвеге өстәсәң, супер иммунитет күтәрү бик яхшы), 2 лимон кабыгы үткәрергә. Лимоннарны массага сыгып, кабыгын иттарткычтан аша аерым үткәрергә. Аннары без 0,5 стакан курәгә һәм шул ук күләмдә чернослив, 150 грамм бал өстибез һәм бутыйбыз. 1-2 көн караңгы урында тотарга, суыткычта сакларга, өлкәннәргә көненә 3 тапкыр 1-2 аш кашыгы, балаларга өч яшьтән көненә 2 тапкыр 1 чәй кашыгы кулланырга. 2) Мондый төре дә бар. 200 грамм курага, 200 грамм чернослив, 200 грамм инҗир, 200 грамм әстерхән чикләвеге, 200 грамм йөзем, 200 грамм бал, 1 лимон. Кипкән җиләк-җимеш һәм кабыгы булган лимонны иттарткычтан аша үткәрергә, катнашманы бал һәм коньяк белән тутырырга. Банкага һәм суыткычка. Ашар алдыннан 1 аш кашыгы кулланыгыз.

Төрле азык-төлеккә аллергия булмавы зарури. Сәламәт булыгыз.

 

 

 

Автор:
Читайте нас: