Моны дистә еллар куллануы турында интернетта хәбәр итә ул. Үзе салкын тигәндә файдасын күргәнгә балалары да куллана башлаган.Тәҗрибәсе кызыклы. Файдасы тия, ди...Димәк, без дә өйрәнеп карыйк әле. Кәбестә яфрагын 1 яки 2 минутка кайнар суга салып ала икән. Кәбестә яфрагы йомшаргач аңа бер калак балны тигез итеп сылап күкрәгенә беркетә( тыгыз кием киеп) йокларга ята. Бер яфракны аркага урнаштырырга мөмкин. Иртәнгә бал тәнгә сеңеп бетә, ә ютәлне азайта икән.3-5 төн шулай эшләгәч нәтиҗәдә ютәл кими. Табиб белән киңәшләшү зарури.