Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
17 декабрь 2023, 07:00

"Өмет фәрештәләре-2023" фестивалендә якташ катнашты

Аскын районында үткән фестивальдә Асавка китапханәсенең актив укучысы Муллануров Инсаф катнашты.

"Өмет фәрештәләре-2023" фестивалендә якташ катнашты
"Өмет фәрештәләре-2023" фестивалендә якташ катнашты

14 декабрьдә Аскын район мәдәният йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Өмет фәрештәләре-2023"2 нче ачык иҗат фестивале узды. Анда Асавка  гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, Асавка модель китапханәсенең актив укучысы Муллануров Инсаф катнашты. Ул диплом һәм махсус бүләк белән бүләкләнә. Инсафка яңа иҗади идеяләр һәм һәрнәрсәдә уңышлар телибез.

"Өмет фәрештәләре – 2023"сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен 2 нче ачык иҗат фестивалендә балалар теләп  катнаштылар. Аралашу, танышу, очрашу, яңа дуслар табу үтә күңелле бит.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: