Ярты литр кайнап чыккан суга биш-алты яфрак салып төнәтәсез.
Каен яфрагы башка бик күп үләннәр белән дус. Шунда ук карлыган, кура җиләге, сырганак (облепиха), гөлҗимеш, миләш яфрагын да сала аласыз.
Күп кенә бакчачылар корткычларга каршы җимеш куакларына химикатлар сибә. Андый куаклардан алынган яфракларны кулланырга ярамый. Шактый вакыт үткәч, химикатлары очып беткәч кенә ярый.