Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
29 Май 2023, 11:06

Тәмле өлеш рецепты

Кетердәп тора торган тәмле өлеш рецептынн саклау бер хәл, сез аны пешереп карагыз.

Камыр өчен:
каймак 180 гр
сода 0,5 ч.к
йомырка 1 шт
сыер мае 100гр
тоз 1 ч.к
он 400 гр
Эчлек өчен:
тавык ите 400 гр
бәрәңге 300 гр
суган 3 шт
тоз 2 ч.к
борыч 1 ч.к

Эш барышы:
Каймакка чәй содасы, йомырка, сыер мае, тоз, он салып камыр басабыз, бер 15 минут тирәсе камырны ял иттерәбез. Ул арада эчлек ясыйбыз:
Бәрәңгене әрчеп, турап, тавык итен турап, суган, тоз, борыч кушып бутыйбыз, зуррак-кечерәк шарчыклар әвәләп, өлешләрне ясыйбыз.
180 гр җылынган духовкада 40 минутлап пешерәбез.

Бакча.Йорт

Автор:
Читайте нас: