Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 Май 2023, 12:14

Майда пешкән суган пирожкие

Тиз әзерли торган пирожки. Пешереп карагыз.

Камырга: 0,5 л сөт+су, 30 гр свежий чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 2 йомырка, 80 гр май, он (камырны бик тыгыз итмибез).

250 гр яшел суганны турап, әз генә тоз һәм 100 гр сыер мае салып, 10 минут тирәсе пешереп алабыз, ярты стакан дөге бүрттерәбез, 4 йомырканы пешереп вак угычтан уабыз һәм барысын бергә кушып болгатабыз, кирәк булса тәменчә тоз өстибез.

Камыр кабаргач, пирожкилар ясыйбыз һәм май кызганчы өстен каплап ял иттерәбез. Кызган майда пешерәбез.

Автор @zamzamiya.samigullina

 

Татар халык ашлары

Автор:
Читайте нас: