400г манный ярмасы
1 стакан җылы сөт
1 стакан җылы су
10 г чүпрә (дрожжи )
3 аш калагы шикәр
200г он салып, барысын бергә болгап, ярты сәгатькә җылы урынга, азрак кабартырга куябыз.
Соңыннан 3 йомырҡа, 1 бал калак тоз,
4 аш калагы үсемлек мае, кушып болгап,
1 стакан кайнар сөткә +1 бал калак сода салып, аз азлап әзер камырга кушып болгап алып, тагын 15 минут чамасы кабартып, коймакны коя башлыйбыз. Әзер коймакларны, май белән майлыйбыз!
Коймаклар күзләнеп, кабарып тәмле булып пешәләр