Барлык яңалыклар

Бик тә тәмле сметанник

Бик гади һәм тәмле сметанник рецепты тәкъдим итәбез. 

Бик тә тәмле сметанник
Бик тә тәмле сметанник

1 таба сметанник өчен:

6 аш калагы каймак (сметана),

1 йомырка,

4-5 аш калагы май (ак май яки көнбагыш мае),

чеметеп кенә тоз, әз генә шикәр комы (песок),

1 чәй калагы көпшәкләндергеч ( разрыхлитель ) - он белән бергә кушып.

Камыр ясыйбыз, басабыз һәм табага җәябез.

Эчлек өчен:

250 гр каймак (сметана), 3 йомырка, тәменә карап шикәр комы (песок) - ярты стакан тирәсе ,болгатабыз, табадагы җәелгән камыр өстенә агызабыз, кыр-кырыйларын үзебезчә матурлыйбыз, пешерәбез.

Ялларыгыз күңелле, ашларыгыз тәмле булсын!

Автор:
Читайте нас в