Иттарткыч аша чыгартылган бавырга(суган, сарымсак белән)тәменчә тоз, кара төелгән борыч, бер йомырка салып яхшылап болгатабыз. Кирәгенчә генә чама белән он, мин бераз сыек май һәм кайнаган су салдым.
Кызган майлы табада белен кебек пешереп алым!
Суган белән кишерне аерым табада тоз сибеп йомшак итеп кенә пешереп алдым. Майонезга сарымсак изеп, бавыр беленнәренә башта майонез аннан суган белән кишерне ягып торт итеп өеп мендем(якынча 5 белен). Өстен петрушка белән бизәп, 2-3 сәгатькә суыткычка куйдым!
Рецепт авторы Гөлчәчәк Кәримуллина.