Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
1 февраль 2023, 21:11

Петуния чәчтегезме әле?

Аны карга да чәчергә мөмкин икән. Күпләр бу ысулны их яхшысы диләр.

Әйдәгез, без дә тикшереп карыйк. Башта махсус савытка салынган туфрак өстенә карны тыгызлап салабыз. Өстенә тагы кар. Тик бу икенче кат карны тыгызламыйбыз.

Ары таба шул кар өстенә петуния орлыгын сибәбез. Орлыклар ап-ак кар өстендә күренеп ятачаклар. Савытны пленка белән каплыйбыз да җылы урынга алып куябыз. Кар эрегәч, орлыклар туфракка төшәчәк. Петуния орлыгы өчен бу җитә. Ара-тирә пленканы ачып, җилләтеп, су сиптергеч белән су сибәбез.

Автор:
Читайте нас: