Шулай итеп, рецепт! Венера Мазитова
Камырга:
Катык
көнбагыш мае
майонез
он
салына
Эчлеккә:
туң балан
1 стакан кайнар су
1 стакан шикәр комы
алына
Эш барышы:
1. Камырны җәйгәч, өстенә туңдырып эретелгән балан салына һәм, камыр капкач белән каплаганнан соң, кызара башлаганчы духовкада пешерелә.
2. Аннары капкач камыр ачыла һәм эчлек өстенә 1 стакан кап-кайнар су белән буталган 1 стакан шикәр комы салына. Капкач ябыла һәм бәлеш сөлге астында ярты - бер сәгать чамасы ял иттерелә.
Менә шундый гади генә рецепт. Ә тәме.... ммм.. ашаганда һич кенә дә бу бәлеш шушылай пешерләдер дип уйламаган идем.