Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
23 гыйнвар 2023, 12:52

Икмәге бигрәк уңган

 Икмәге, күмәче, ипие кайбер хуҗабикәнеке бик тә килешә. Сер-рецептын белик әле.

Мәрьям Миңнегуловадан ипи рецепты.

Ипи камыры басасы савытыбызга 1,5 чәй калагы чупрә(минеке коры чупрә),1 аш калагы шикәр комы,1 чәй калагы тоз,1 стаканҗылымса су салып болгатабыз да,шуна ярты стакан иләнгән он салып ипи башы(әче камыр) ясап,җылы урынга каплап куябыз.Чупрәбез яхшы булса ярты сәг дигән камырыбыз әчеп чыга.Әче камырга ярты стакан җылымса су салып болгатабыз, он салып яңадан басабыз. Камырыбыз үзләнгәнче басарга кирәк,кул учына көнбагыш мае (2 аш калагы тирәсе) салып ,камырны яхшылап басып бетереп,өстен каплап, яңадан кабартабыз. Кабарган камырны майланган табага салып,янәдән табада кабартабыз да,200 гр мичтә пешерәбез.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: