Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
22 гыйнвар 2023, 07:00

Инфарктны булдырмас өчен

Миокард инфарктын бул­дырмас өчен менә ниләр эшләргә?  

1 нче рецепт.
Ике күкәйнең агын туглап, шуңа ике чәй кашыгы каймак һәм бер чәй кашыгы бал өстәлә. Иртән ач карынга ашап куясы. Ике-өч атна ашарга кирәк.

2 нче рецепт.
Мумие. Иртәнге ашка кадәр ач карынга 0,2 грамм кабып куярга. 10 көнлек курсны биш көнлек тәнәфесләр белән биш тапкыр кабатларга кирәк. Көн саен 150 мл кишер согы, алма, йөзем, җиләк сулары эчегез.

Өрек ашагыз; көнгә 300 грамм өрек­не өч-дүрт атна дәвамында ашарга киңәш ителә.

Иртән 30 грамм, көндез 40 грамм, кичен тагын 30 грамм чәчәк балын кабып куегыз.

Банан ашагыз (көнгә берәү җитә).


Кан басымы күтәренке булганда:
1 нче рецепт.
800 грамм керәнне 2 литрлы термоска салып, өстенә кай­нап чыккан су коеп, төнәтәсе. Ир-тән аны сөзеп, 100 мл аракы өстисе. Көнгә өч мәртәбә берәр аш кашыгы эчәсе.

2 нче рецепт.
Ярты стакан мүк җиләген чирек стакан чәчәк балына ку-шасы. Көнгә өч мәртәбә берәр чәй кашыгы кабып куясы. Бу курс ике-өч атна дәвам итә.

3 нче рецепт.
Вак итеп туралган 1 чәй кашыгы әремне 400 мл кайнап кына чыккан суда 20 минут төнәтәсе. Тәменчә бал өстәп, көнгә өч мәртәбә, ашарга 30 минут кала, чирек стакан эчәсе.
Тозлы, майлы ризылардан тыелыгыз.

Яшелчә, җимеш, сөт ризыклары, биг­рәк тә эремчек белән туклану әйбәт.

Көн саен 4 стакан сок эчәргә, яки шуңа бәрабәр күләмдә җиләк-җимеш ашап кую яхшы.

Көнгә ике-өч тырнак сарымсак ашарга кирәк.

Көнгә 40-50 грамм дүләнә җимеше ашап куйсаң яхшы.
Суган-сарымсаклап, тәгәрәткән бәрәңге ашарга кирәк.

Көн саен 3-5 балан кабып куярга.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: