Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
21 гыйнвар 2023, 05:00

Көн дә башка төрле коймак пешерәсең килсә

 Сургут шәһәреннән Лилия Фәтхулова, шундый тәмле коймак пешерә икән. Өйрәник оста хуҗабикәдән.

Коймак.
Рецепт.
Камыр өчен:
- 1 йомырка;
- 400мл. сөт;
- 1,5 стакан он;
- 3 аш калагы шикәр комы;
- 0,5 чәй калагы сода;
- 1 чәй калагы уксус (9%);
Бер чеметем тоз.
Кыздырып алыр өчен 50гр үсемлек мае;

Эш барышы:
1. Сөткә уксусны кушып яхшылап болгатабыз. 10 минутка калдырып торабыз, әчетәбез. Бу ысул камыр ризыклары пешергәндә кул астында кефир булмаса бик кулай.

2. Йомырканы шикәр комы белән яхшылап туглыйбыз.

3. Әчетелгән сөтебезне салабыз, бер чеметем тоз кушабыз. Тоз салмагыз да ярый.
4. Аз азлап он+соданы или или салып акрынлап болгатабыз. Миксер белән түгел.
5. Әзер камыр артык куе булмый.

 

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: