Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 гыйнвар 2023, 15:19

Холодецны шулай да ясап була икән

Рецептлар күп, әмма койкага (холодецка) дөге салганнарын тәү ишетәм. Укыгыз:

Венера Хәйдәрова-Бурганова шундый койка (холодец) рецептын тәкъдим итә.
 Бер серен әйтә ул:
каткач, яртысын пакетларга салып, морозилкага куя икән. Туң килеш ашарга теләмәгәннәргә киңәше бар. Тагын ашыйсы килә башлагач, зур савытка бушатып, кайнатып чыгарып, яңадан кечкенә савытларга тутыра икән. Яңа койка  була, ди.

Рецепт:
Аны әзерләү өчен җелатинга бай ит — баш-аяк ите һәм балтыр сөяген алына .Сүрән утта 3- 8 сәгать кайната. Шулпаны сөзәргә, өстендәге маен җыеп алырга, итне кайнар килеш сөягеннән аерырга кирәк.
Шулпага дөге, кишер, тоз, борыч салып кайнатам һәм ит белән кушарга. Итне вак итеп турыйм яки иттарткыч аша да чыгарам.
Масса суынгач, кыргыч аша кырып, сарымсак салырга. Вак савытларга тутырып, суыткычка куярга.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: