Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 гыйнвар 2023, 14:22

Бу ботканы табиблар күп ашарга кушмый

Ботканы иң файдалы ризыкка тиңлиләр. Дөрес тукланганнар  сәламәтлеге ныклы була. Бөтен ботка да файдалымы?

Билгеле табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников  ул сүз белән чикләнми, күп мисалларны үз тормышыннан китерә. Спорт күнегүләрен эшләп күрсәтә. Шуңа аңа ышанасы килә. ул иртәнге ашта бөтен ярма да файда китермәвен әйтте. Иртәнге ашта солы ярмасы отышлы. Ул йөрәккә уңай йогынты ясый, анда клетчатка күп. Тик манный боткасының кимчелекләрен билгели табиб. 

"Бу ярма крахмал һәм углеводлардан гына тора, шуңа да канда шикәренең тиз артуына китерә. Ә бу – инсулинга туры юл", - дип аңлата табиб манный     боткасының зыянын.

Иртәнге ашта ботканы суда пешкән солы ярмасы ашарга киңәш итә. Тозсыз, шикәрсез булса файдасы күбрәк, ди табиб Александр Мясников.

Автор:
Читайте нас: