Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 декабрь 2021, 15:04

«Изабелла» салаты

Ашаган ризык файдалы һәм тәмле булырга тиеш. Бәйрәм табынына бу салатны сайларсыз, бәлки.

Кирәк: ысланган тавык, пешкән йомырка, шампиньон, суган, тозлы кыяр, корейча эшләнгән кишер, майонез, көнбагыш мае.

Ясау:

1нче кат итне турарга.

2нче кат майда кыздырылган гөмбә.

3нче кат туралган суган.

4нче кат вак итеп туралган йомырка.

5нче кат шакмаклап туралган кыяр.

6нчы кат кишер.

Һәр катны майонез белән сөртергә.

Радим Гыйләҗев фотосы.

«Изабелла» салаты
Автор:Римма Валиева