Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 ноябрь 2021, 16:21

Орхидея салаты

Хуҗабикәләр алдагы ялларда якыннарына төрле ризык пешереп шатландырыр дигән өметтә бер рецепт тәкъдим итәбез.

Салат өчен кирәк: ветчина, маринадланган гөмбә, чипсы, пешкән йомырка, корейча эшләнгән кишер, каты сыр, майонез.

Әзерләү:

1нче кат вак итеп туралган кишер.

2нче кат вак итеп туралган гөмбә.

3нче кат вакланган чипсы.

4нче кат шакмаклап туралган ветчина.

5нче кат угычтан уылган сыр.

6нчы кат зур угычтан кырылган йомырка.

Һәр катны майонез белән сөртеп чыгарга.

Чипсы һәм йомырканың сарысы белән чәчәк ясарга.

Радим Гыйләҗев фотосы.

Орхидея салаты
Орхидея салаты
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: