Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
11 ноябрь 2021, 16:03

Балтач хуҗабикәләре колагына: “Кремль кухня”сыннан тәмле кәбестә рецепты

Бу рецептны берничә ел элек Интернетта язучы Татьяна Толстойдан бастырган. ⠀

Балтач хуҗабикәләре колагына: “Кремль кухня”сыннан тәмле кәбестә рецепты
Балтач хуҗабикәләре колагына: “Кремль кухня”сыннан тәмле кәбестә рецепты

 

Бу рецептны берничә ел элек Интернетта язучы Татьяна Толстойдан бастырган.

Анда ул "Кремль кухнясы"ннан бик тәмле кәбестә кабымлыгы рецептын тәкъдим итә. Ул Менә шундый кәбестә кабымлыгын Леонид Ильич Брежнев бик яратты дип язган. Һәм бу рецепт Кремльнең үз кухнясыннан "халыкка" таралган.

Ингредиентлар:

2 кызыл чөгендере

2 кишер

2 суган

1 килограмм ак күчәнле кәбестә.

Әзерләү:

Барлык яшелчәләрне яхшылап вак итеп турыйбыз. Бернинди кыргычлар да, комбайннар да кулланмыйбыз, барысын да үзебез эшлибез!

Кәбестә калынлыгы ике шыпры киңлегеннән артмаса яхшы. Барысын да турап бетергәч маринад ясыйбыз.  

Маринад:

Менә шундый маринад пешерәбез, пропорцияне төгәл үтәгез:

3 стакан су

Ярты стакан аш серкәсе - (9 процент)

3/4 стакан үсемлек мае

1 аш кашыгы эре тоз

15 кисәк рафинад шикәр. Шикәр комын да алырга була. 1 кисәк — ул бер чәй кашыгы шикәр комы.

Маринадны кайнатабыз. Аннан соң барлык яшелчәләргә кайнар маринад коябыз.

Бутыйбыз, аннары суыткычка куябыз.

Ике көн үтүгә куллана башларга була.

Кабымлыгыгыз тәмле булсын!⠀

 "Цветущий сад"  төркеменнән https://vk.com/flowering__garden

 

Балтач хуҗабикәләре колагына: “Кремль кухня”сыннан тәмле кәбестә рецепты
Балтач хуҗабикәләре колагына: “Кремль кухня”сыннан тәмле кәбестә рецепты
Автор:
Читайте нас: