Баланнан төрле мич ашлары пешергә була - пирог, бәлеш, пирожки. Хәтта балан катыгы да бик тәмне килеп чыга. Шулай ук эчлек тә төрлечә ясала.
Җиләк-җимештән компот ясаганда балан кушып җибәрсәң бик тә тәмле хәм файдалы.
Баланны яратмаган кеше бик сирәктер, минемчә.
Баланда С витамины бик күп, күп чирләрдән дәва дип языла.
Без дә бик яратып ашыйбыз балан белән пешкән тәмнушкәләрне.
Мин дә балан бәлеше рецепты белән бүлешәм:
Эчлек:
1,5 кг балан
1 стакан арыш оны
1 стакан песок
Камыр:
1,5 стакан су
0,5 стакан сыек май
1 чәй калагы песок
0,5 чәй калагы тоз
Он (күпме ала)
Камырны катырак басып, эчлекне салабыз һәм матур итеп бәлешне төреп эссе мичтә пешерәбез 1,5-2 сәгәть. Өсте кызаргач фольга белән каплыйбыз. Аннары мичнең градусын киметәбез. Мичтән алгач та әле бәлешне төреп 4-5 сәгәть тотсак тәмләнеп кенә тора.
Суынгач инде бәлешне телемнәргә бүлгәләп өстенә сироп (1 стакан суга 5 аш калагы песок болгатып) коябыз.
Сеңеп беткәч бик тәмле була.
Кәйнәм өйрәткән бәлеш.
Ул авыл мичендә пешерә, телеңне йотарлык була.
Гульнара Фархутдинова
РЕЦЕПТЫ ТАТАР | РИЗЫКЛАР | Татарстан | Казань