Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
27 октябрь 2021, 16:00

Балтачлылар колагына: Рататуй — яшелчә ашы пешерәбезме?

Бу ризык Франциядә бик популяр икән. Хәзер бездә дә яшелчәләр уңышы җыеп алынды, организмны витаминнар белән баетып калу өчен менә дигән вакыт.

 

Бу ризык Франциядә бик популяр икән. Хәзер бездә дә яшелчәләр уңышы җыеп алынды, организмны витаминнар белән баетып калу өчен менә дигән вакыт.

Бу ризыкны әзерләр өчен безгә кирәк:

* 2-3 баллы борыч;

* 2-3 кечерәк ташкабак;

* 2 баш суган;

* 3-4 теш сарымсак;

* 2-3 баклажан;

* 5 помидор;

* 6 аш кашыгы сыек май;

* тәмләткеч үләннәр.

 

Эш барышы:

Яшелчәләрне юабыз, баклажан белән ташкабакны шакмаклап, баллы борычны саламлап, ә суганны боҗралап турыйбыз. Помидорны берничә минут кайнар суда тотып, кабыгын салдырабыз һәм эре кисәкләргә бүләбез. Сарымсакны бик вак кына итеп турыйбыз.

Тирән эчле табага май салып утка куябыз, май кызгач, суган салабыз, бераздан баллы борычны кушып, болгаткалап кыздырабыз, тоз сибәбез, баклажан белән ташкабакны һәм сарымсакны салабыз, тәменчә тоз, ярты стакан чамасы су өстибез һәм 10 минут чамасы томалап пешерәбез. Пешеп чыгарга 20 минут кала помидорларны салабыз.

Табынга биргәндә яшел тәмләткечләр сибәбез, янына кыздырган ит, тавык куярга мөмкин. 

Роза Сафиуллина

“Сөембикә”дән

Балтачлылар колагына: Рататуй — яшелчә ашы пешерәбезме?
Балтачлылар колагына: Рататуй — яшелчә ашы пешерәбезме?
Автор:
Читайте нас: