Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
30 сентябрь 2021, 12:07

Балтач бакчачылары игътибарына: Теплицаны яңа бакча сезонына әзерлибез

Уңыш җыеп алынды, теплицаны киләсе сезонга әзерлисе калды. Нәрсә эшләргә кирәк  - тәҗрибәле бакчачылар киңәшләренә таянып эш итик.

Барлык тамырларны алырга, ягъни теплицаны үсемлек калдыкларыннан тулысынча чистартырга кирәк. Ашламалардан, һичшиксез, суперфосфат һәм калийлы ашламалар, марганцовка, водород перекисе һәм бакыр купоросы скуллану отышлы. Бу дезинфекция өчен яхшы.

Теплица җыештырылганнан соң, казу алдыннан минераль ашламалар кертергә кирәк. Туфрак йомшарганлыктан, җирне көрәк белән казымау, ә аны яссы кисәк белән эшкәртү дөрес.

Сиптергечкә (3 литр күләмдә) су агызып, водород перекисе, чәй кашыгы, марганцовка өстәгез. Химик реакция бетүгә, теплицаны - җирне генә түгел, тәрәзәләргә дә сиптерегез. Аерым савыт-сабада 2 литр суда аш кашыгы бакыр купоросы җебетеп, теплицадагы җиргә яхшылап сибегез.

Соңгы аккорд-күкерт шашкасы, аны барлык урып-җыю эшләреннән соң яндырыгыз. Теплица яңа сезонга әзер.

Чыганак

Балтач бакчачылары игътибарына: Теплицаны яңа бакча сезонына әзерлибез
Балтач бакчачылары игътибарына: Теплицаны яңа бакча сезонына әзерлибез
Автор:
Читайте нас: