Балтач таңнары
+15 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Файдалы киңәшләр
8 Мая 2018, 11:55
Бәрәңгене ничек дөрес итеп үрдерергә?
Бәрәңгене утыртырга 3-4 атна кала баздан чыгарып, +10...+15 градус җылылыктагы туры кояш нурлары төшмәслек, әмма якты урында тотарга кирәк.
Үрдерү бәрәңгенең тишелешен тизләтә, уңышны 10-14 көнгә иртәрәк өлгертү һәм авыруларга, шул исәптән фитофтороз, макроспориоз һәм башка вируслы һәм гөмбәле чирләргә бирешү куркынычын киметергә ярдәм итә.. Үрдереп утырту язгы дым запасын нәтиҗәлерәк файдалану мөмкинлеге бирә.
Бәрәңгене утыртырга 3-4 атна кала баздан чыгарып, +10...+15 градус җылылыктагы туры кояш нурлары төшмәслек, әмма якты урында тотарга кирәк. Үрентеләрнең озынлыгы 0,2-0,5 см (шуннан озынрагы утыртканда сынарга мөмкин) булырга тиеш. Саф һава һәм яктылык тиешенчә булу - төп шарт, шул чакта гына бәрәңге яшелләнеп нык булып үрә, ә ак үрентеләр генә чыгармый. Ак озын үрентеләр җиргә утырткач кибә.
Үргәндә бүлбеләр сулый, җылылык һәм дым бүлеп чыгара. Дымлылык кирәгеннән артык булганда, гөмбәле һәм бактериаль чирләр активлашырга, ә бу бәрәңгенең начар тишелүенә яки зәгыйфь үсентеләр бирүенә сәбәпче була ала. Шунлыктан бәрәңгене җиләс, якты урында үрдерергә, мөмкин кадәр юкарак итеп таратып салырга кирәк.
"Заман сулышы"ннан алынды.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"