Бу юлы бер эшкуар районда тегү производствосын эшләтеп җибәрү уңаеннан әзерләнгән бизнес-проекты белән килгән. Шунысы мөһим, эшкуарның коммуникацияләре булган, 80 квадрат метр мәйданга тиң бинасы бар, тегү производствосы өчен җиһазландырылган технологик линиясе 25 эш урынына исәпләнгән. Тәүдә ул 3 тегүче һәм 1 технолог белән эшне башлап җибәрергә әзер, киләчәктә хезмәткәрләр санын 15 кешегә кадәр арттыру исәбе белән эш җәелдерү планнары белән уртаклашкан. Моның өчен персоналны укыту планлаштыра.
Соңгысы район үзге Иске Балтач авылында урнашкан Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында гамәлгә ашырылачак.