Барлык яңалыклар
Дин
11 гыйнвар , 05:00

Оныклары өчен ул минбәрдән төште

Мәчеттә минбәр куелды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәһи вә сәлләм баскычтан менеп, минбәрдә хөтбә сөйли иде. Хәсән белән Хөсәеннең тәпи киткән генә чаклары...

Оныклары өчен ул минбәрдән төште
Оныклары өчен ул минбәрдән төште

Алар мәчеткә килеп керделәр. Өсләрендә кызыл күлмәкләре, үзләренә зуррак. Атлаган чакларында күлмәкләренең читенә басып аяклары урала. Алар туп-туры зурәтиләренә таба бер егылып, бер торып атлыйлар иде.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәһи вә сәлләм моны күрәп, түзмәде, минбәрдән төште. Ул балаларны кулына алып, урынына менеп басты һәм әйтте:
- Аллаһ хак сүз әйтә безгә: "Белегез, сезнең мал-мөлкәтегез һәм балаларыгыз сезнең өчен сынау!" Бу балаларның күлмәкләренә баса-баса килгәннәрен күреп, мин сүземне бүлеп аларны күтәреп алдым.
         Бу кыйсса безнең өчен дәрес. Пәйгамбәребез  салләллаһу галәһи вә сәлләм үзенең оныкларын да һәм башка балаларны да бик яраткан. Балаларның бәләкәй генә ихтыяҗларына игътибар иткән, аларны олыларныкына караганда да өстенрәк итеп күргән. Бу дөньяның шатлыкларының берсе пәйгамбәребез  салләллаһу галәһи вә сәлләм өчен балалар булган.
("Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм балалар" китабыннан русчадан тәрҗемә).

Лира ГАФИУЛЛИНА.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: