Барлык яңалыклар
Дин
27 октябрь 2024, 05:05

Мөселманның мөселман алдында бурычлары

Авыру бала яки олы кеше кырына кергән вакытта җиде тапкыр түбәндәге доганы укырга мөмкин: “ӘсъәлюЛлааһ-аль-Газыйма Раббаль-гаршиль-газыйми ан йяшфийак”.

Мөселманның мөселман алдында бурычлары
Мөселманның мөселман алдында бурычлары

Аллаһы Тәгаләнең илчесенең саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм бер хәдисендә: “Иртә белән авыру мөселман янына килгән һәр мөселман кешесенә җитмеш мең фәрештә, кич җиткәнче, Аллаһы Тәгаләгә дога кылачак. Кичен авыру янына килеп хәлен белгән кешегә җитмеш мең фәрештә таң атканчы дога кылачак, һәм Җәннәттә аның өчен җимешләр җыелачак” (Тирмизи риваяте).

            Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм үзе авыруларга мөнәсәбәт үрнәген күрсәткән. Ул авыруларның хәлләре белән даими кызыксынып, аларның хәлен белешеп торган, мохтаҗларга ярдәм иткән.

Лира ГАФИУЛЛИНА.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: