Мөселманның иң мөһим бурычларыннан берсе - авыру кешенең хәлен белү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм беркөнне болай дигән: “Чынлыкта дин кардәшенең хәлен белүче мөселман кешесе “хурфат әл-Җәнна” арасында кайтканчы булачак”. Кешеләр: "Йя Аллаһның илчесе, "хурфат әл-Җәннә" нәрсә ул?” - дип сорадылар. - Ул моңа: "Җәннәт җимешләре", - дип җавап бирде (Мөслим риваяте). Авыруның янына килгән кеше, авыруның баш очына утырып, аның өчен дога кыла. Бу мустахаб (тәкъдим ителә торган) гамәлләрдән. Бу хакта шундый әйтем дә бар: “Таза кешене сәламләүдә авыруның савыгуы”.
Авыру бала яки олы кеше кырына кергән вакытта җиде тапкыр түбәндәге доганы укырга мөмкин:
“ӘсъәлюЛлааһ-аль-Газыйма Раббаль-гаршиль-газыйми ан йяшфийак”.
Тәрҗемә: “Мин олуг Аллаһыдан, бөек тәхет Раббысыннан, сине савыктыруын үтенәм”.
Шулай ук “Ляя баъса таһуурун иң шәә Аллааһ”.
Тәрҗемә: “Куркынычы юк, тазарынырсың (чирдән), Аллаһы Тәгалә теләсә”.
Лира ГАФИУЛЛИНА.
Дәвамы бар.