Дин кардәшеңә Аллаһның рәхмәтен теләү (ул төчкергәндә)
Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтә: "Әгәр сездән берегез төчкерсә “Әл-хамдү лилләәһ” (Аллаһка бөтен мактаулар) дип әйтсен. Ә аның тирәсендәге кешеләргә: “Йярхәму-кя-Ллааһ” (Аллаһ сиңә мәрхәмәтле булсын - яхшылыклар бирсен) дип әйтергә кирәк . Ә ул аларга: “Йаһди-куму-Ллааһү үә йюслиһү баалякум” (Аллаһ сезне туры юлдан алып барсын һәм эшләрегезне тәртипкә китерсен) дип җавап бирсен” (Тирмизи риваяте).
Төчкерү тәбигый хәләт. Кеше төчкерсә уянып, күзләре ачылып китә. Бу Аллаһның нигъмәте. Тагын ике хәдистә төчкерү турында:
“Әгәр берәрегез төчкерсә, тавышны басар өчен, йөзен куллары белән капласын” (Әл-Хәким риваяте).
"Үзеңнең (төчкергән) кардәшеңә өч тапкыр файда сора, ә инде ул моннан да артык төчкерсә, бу салкын тию билгесе" (Абу Дауд риваяте).
Лира ГАФИУЛЛИНА.
Дәвамы бар.