Барлык яңалыклар
Дин
23 октябрь , 17:01

Мөселманның мөселман алдында бурычлары

Чакыруга җавап бирергә             Ислам галимнәре чакыруны ике төргә бүләләр: туйга чакыру һәм икенче төрле мәҗлесләргә чакыру.

Мөселманның мөселман алдында бурычлары
Мөселманның мөселман алдында бурычлары

Чакыруга җавап бирергә

            Ислам галимнәре чакыруны ике төргә бүләләр: туйга чакыру һәм икенче төрле мәҗлесләргә чакыру. Никах мәҗлесенә чакыруга килгәндә, күпчелек галимнәр фикеренчә, мондый чакыруны кабул итү мәҗбүри. Башка мәҗлесләргә бару өстенлекле эш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бер хәдисендә: "Начар ризык - ул байларны чакырып, ярлыларны чакырмый торган туйдагы ризык. Чакыруга җавап бирмәгән кеше Аллаһының һәм Аның илчесенең сүзен тыңламады” (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

            Әгәр берәрсе сезне кунакка, туйга чакыра икән, һәм сезнең килмәскә сәбәпләрегез юк, яки каршылыклар юк икән, сезгә чакырган урынга барырга кирәк. Монда шәригать тарафыннан тыелган спиртлы эчемлекләр эчә торган урыннар турында сүз бармый. Спиртлы эчемлекләр эчү ислам динендә тыела. Кыскасы, Аллаһы Тәгаләнең ачуын чыгарган гөнаһлы гамәлләрдән ераграк тору хәерлерәк.

            Мәҗлесләрдә ризыклар хәләл булырга тиеш. Аллаһны зикер итеп, пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләмгә салаватлар әйтеп, Коръәннән аятьләр уку һәм вәгазь сөйләү хуплана. Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм әйткән: “Аллаһы Тәгаләнең исемен искә алмаган җыелыштан таралган кешеләр, симез ишәккә охшашлы бер нәрсәне ташлап киткәннәр мисалында. Аларны хәсрәтләнү көтәр” (Абу Давуд риваяте). Дини мәҗлес үткәргән йорт хуҗалары өчен дә, кунаклары өчен дә бәрәкәт арттыра, туганлык, кардәшлек җепләрен ныгыта.

Лира ГАФИУЛЛИНА. 

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: