Барлык яңалыклар
Дин
16 октябрь 2024, 16:04

Мөселманның мөселман алдында бурычлары

Һәр мөселман кешесенең билгеле гамәлләре һәм хокуклары бар, ул аларны мөселман кардәше алдында да башкарырга тиеш. Алар алты хак. Ниндиләр?

Мөселманның мөселман алдында бурычлары
Мөселманның мөселман алдында бурычлары

Мөселман хокукларының һәм бурычларының кайберләре мәҗбүри, икенчеләре - ирекле. Ислам үз холкыңны яхшыртырга, әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы мөнәсәбәт күрсәтергә куша. Аллаһы Тәгаләнең илчесенең Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бөтен гомере безнең өчен үрнәк булып тора.  

            Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бер хәдисендә әйтелә: “Бер-береңә карата булган алты әйбер мөселманнарның бурычларына керә:

  • әгәр син мөселман кешесен очратсаң, аны сәламлә;
  • әгәр дә ул сине чакырса, аның чакыруына җавап бир;
  • әгәр дә ул синнән киңәш сораса, киңәш бир;
  • әгәр дә ул төчкерсә, Аллаһка шөкер кылса, аңа игелек телә;
  • әгәр дә ул авырган булса, хәлен бел;
  • үлеп китсә, соңгы юлга озат” (Мөслим риваяте).
  • Лира ГАФИУЛЛИНА.
  • Дәвамы бар.
Автор:
Читайте нас: