Барлык яңалыклар
Дин
20 июнь , 22:26

Сихердән дога!

Бозыклык дигән сүз Исламда сихер дигәнне аңлата. Ягъни кемдер җеннәр ярдәмендә кемгәдер зарар китерә дигән сүз. Бозыклык тигән кешенең хәлен җиңеләйтү өчен махсус чаралары һәм догалары бар.

Сихердән дога!
Сихердән дога!

Бозыклык дигән сүз Исламда сихер дигәнне аңлата. Ягъни кемдер җеннәр ярдәмендә кемгәдер зарар китерә дигән сүз. Бозыклык тигән кешенең хәлен җиңеләйтү өчен махсус чаралары һәм догалары бар.

◊ Беренчедән, “Аятел-Көрси” аятен уку. Ул Коръәндәге иң бөек аять, шуңа күрә аны һәр фарыз намаздан соң һәм йокы алдыннан укырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. әйткән: “Йокларга ятканда Аятел-Көрсине укыган кеше өстендә төне буе Аллаһының әмере буенча килгән сакчы булачак, иртә җиткәнче шайтан аңа якын килә алмас. Моннан тыш даими рәвештә “Аятөл-Көрси”не укуны гадәткә керткән кешене җәннәттән үлем генә аерып торыр икән. Икенчедән, “Ихлас”, “Фәлакъ” һәм “Нәс” сүрәләрен шулай ук һәр фарыз намаздан соң, йокы алдыннан, иртән һәм кичен 3әр мәртәбә уку киңәш ителә.

◊ Пәйгамбәребез с.г.в. тагын бер хәдисендә үзенең бер сәхабәсенә: ”Әгәр дә син иртә һәм кич 3 мәртәбә “Көлхуаллаһ”, “Фәлак” һәм “Нәс” сурәләрен укый торган булсаң, көн дәверендә шайтанның төрле начарлыгыннан азат булырсың” дип әйткән.

◊ Өченчедән, тагын бер кыска гына догасы бар, ул шулай укыла: ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛАҺУ ВӘХДӘҺҮ ЛӘӘ ШӘРИКӘЛӘҺ. ЛӘҺУЛЬ МУЛЬКУ ВӘ ЛӘҺҮЛЬ ХӘМДЕ ВӘ ҺУВӘ ГАЛӘ КУЛЛИ ШӘЙИН КАДЫИЙР. Әлеге доганың мәгънәсе “Әй, Раббым, шайтанның барлык явызлыгыннан Сиңа сыенам, син генә бөек кодрәт иясе” дигәнне аңлата. Димәк, шулай итеп, хөрмәтле укучылар, сихер зыяныннан котылу өчен Исламда махсус догалар бар. Шулай ук кешене яки үзеңне өшкерергә дә мөмкин. Сихерне бетерүнең иң кулай чарасы – аның чыганагын (ул булырга мөмкин мәсәлән, мендәр эченә салынган чәчләр, киселгән тырнаклар, яисә төенле җепләр, һ.б. шундый күңелсез нәрсәләр) табу. Аны табып, яндырып юкка чыгаргач, сихер үз көчен югалта. Болар барысы да - Ислам тарафыннан рөхсәт ителгән сихердән саклану чаралары. Ә менә сихерне бетерүне сорап сихерне эшләгән сихерчегә яки башка бер сихерчегә, шулай ук күрәзәчеләргә дә бару тыела. Сихергә каршы сихер кулланырга да ярамый. . Бу хакта Пәйгамбәребездән сорагач, ул: “Бу – шайтан гамәле” дигән. Бары тик Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорарга кирәк.

Чыганак. 

Автор:
Читайте нас: