Җәмигъ мәчетнең имам-хатибы Филүс хәзрәт Камалтдинов үзе һәм Русия Федерациясенең Үзәк диния нәзарәтенең мөфтие Тәлгать Таҗетдин исеменнән райондашларны Ураза гаете уңаеннан котлау сәламнәрен җиткерде. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев мөселманнарның олуг бәйрәмнәренең берсе -Ураза гаете белән ихлас котлау сүзләре җиткерде. Ил дөньяларда аяз күк йөзе, күңел тынычлыгы теләде. Гуманитар комвой белән МХО зонасына барып кайтуларын, райондашларның сәламнәрен җиткерде. Ихлас күңелдән догалар кылынды, гает намазы укылды