Барлык яңалыклар
Дин
7 апрель , 05:00

Фитыр сәдакасын бирергә вакыт

Рамазан аеның соңгы 10 көнендә бирелергә тиеш садака.

Фитыр сәдакасын бирергә вакыт
Фитыр сәдакасын бирергә вакыт

Үзәк Диния нәзарәте сайтында быел фитыр сәдакасы 150 сум күләмендә билгеләнгән (https://cdum.ru/s/urazabayram2024/). Зәкать бирергә тиешле хәлле (кулланылмый яткан 515 мең сум акчасы я шул күләмдә артык мөлкәте булучылар) кешеләргә мохтаҗлар файдасына 1000 сум фитыр сәдакасы чыгару киңәш ителгән. 

Авыру, картаю сәбәпле ураза тота алмаучылар мохтаҗларга түли торган фидия сәдакасының күләме һәр көн өчен шулай ук 150шәр сум тәшкил итә. Байларның 1000әр сум фидия түләве яисә 30 кешене җыеп тукландыруы хуплана. 

 Рамазан аеның соңгы 10 көнендә бирелергә тиеш садаканы һәр кеше бирергә тиеш.

Автор:
Читайте нас: